Яндекс.Метрика

«Казан həр кем телендə»

Воспитатель Iквалификационной категории

МАДОУ «Детский сад №252»

Кировского района г. Казани

Ильясова Р.М.

 

«Казан həр кем телендə»

 

Максат:

  1. Туган шəhəребез турында белемнəрен баету.
  2. Чагыштыру, тасвирлау, логик əзлеклелек төзу күнекмөлəренə өйрəтүне дəвам итү.
  3. Кызыксынучанлык туган як белəн горурлану хисе, игьтибарлылык тəрбиялəү.

 

Ярдəмлек: хат, схематик рəсемнəр таякчыклар, төрле истəлекле урыннарның схематик сүрəтлəре урам җиhазлары.

 


 

Шөгыльнең барышы.

Тəрбияче сөйли:

 - Бүген иртəн бакчага килгəч бер конверт алдым (курсəтə). Әчендə хат бар. Әйдəгез, ачып карыйк, - Тəрбияче конвертны ача, хатны укый. - Исəнмесез, якын дусларыбыз. Сезгə ерак шəhəрдəн – Буадан бакча балалары яза. Без телевизордан Казан шəhəренə 1000 яшь булуы турында ишеттек. Казан турында күбрəк белəсебез килə. Зинhар ярдəм итегез. Алдан ук рəхмəт əйтəбез. Сау булыгыз!

 

Тəрбияче хат əченнəн схематик рəсемнəрне алып əлеп куя. Бер-бер артлы həр сорауга җавап əзлилəр.

 

Тəрбияче:

 - Балалар без сезнең белəн кайда торабыз?

Балалар:

 - Казан шəhəрендə торабыз.

Тəрбияче:

 - Балалар безнең шəhəребездə нинди миллəт кешелəре яши? Сез ничек уйлыйсыз?

Балалар:

- Татарлар, руслар, башкортлар, чувашлар, марилар həм башкалар.

Тəрбияче:

 - Әйе, балалар бик дөрес. Безнең башкалабызда миллионнан артык кеше яши.  Алар бик төрле миллəттəн. Шалай да дус həм тату яшилəр.

 

Тəрбияче:

- Безнең башкала кешелəр нинди йортларда яшилəр?

Балалар:

 - Күпкатлы шəhəр йорларында, шулай ук кешелəрнең үзлəре төзегəн йортлары (мəсəлəн безнең Залесный бистəсендə).

Тəрбияче:

- Балалар, мин сезгə таякчылар ярдəмендə төрле йортлар төзергə тәкъдим итəм. Ә кайсыгызның йорты төзек həм матур булыр микəн.

 

Балалар төрле улчəмдəге таякчыклар кулланып йорт сүрəтлəре төзилəр. Тəрбияче башкаларныкына охшамаган həм төзек йортларны, җитез төзүчелəрне билгели.

Тəрбияче:

- Yзегез яши торган урамнарның исемнəрен белəсезме, балалар? Менə безнең бакча Пархоменко урамында.

Лейсəн:

- Без Можайский урамында яшибез.

Кəрим:

- Безнең урам Телецентр.

Алсу:

 - Безнең Светлый урамы.

Тəрбияче:

- Курəмсез, балалар безнең урамнар шундый күп. Аларның həрберсенең үз исеме бар. Пархоменко, Телецентр, Светлый, Фрунзе урамнары.

 

Тəрбияче:

 - Менə хəзер мин сезне шəhəр урамнарына чакырам.

 

Балалар төркем бүлмəсенең махсус əзерлəнгəн урамына җыелалар.

 

Тəрбияче:

 - Мине игътибар белəн тыңлагыз əгəр мин Казан урамында йөри торган транспорт исемен əйтəсəм, сез атлап барыгыз. Урамда йөрми торганнврны əйтсəм – туктап торагыз. Кайсыгыз иң игътибарлы булыр. (Автобус, троллейбус, пароход, такси, самолет, трамвай h.б.)

Тəрбияче:

 - Безнең шəhəрендə кеше яши торган йортлардан башка бик күп матур биналар бар. Балалар сез кайсыларны белəсез?

 

Тəрбияче сүрəтлəр күрсəтə: Кремль, Сөембикə манарасы, цирк, Г.Камал театры, зоопарк, аквапарк h.б.

 

Тəрбияче:

- Бик яхшы балалар, сез бик күп белəсез икəн.

 

Тəрбияче алда əйтелгəн биналарның схематик рəсемнəрен башта тулаем бери теп күрсəтə, аннаң соң яртылаш итеп həр балага тарата. Алар парларны табып төзеп куярга тиеш.

 

Балалар Г. Рəхимнең «Без Казанны яратабыз!» шигырын сөйлилəр.

Безнең Казан күркəм кала

Безнең Казан башкала

Татарстан дигəн илдə

Бар калага баш кала.

Сөембикə манарасы

Безнең Казан билгесе

Кунакларны каршы ала

Ап-ак Казан сөлгесе.

Без Казанны яратабыз

Яратмаган кая ул –

Җир йөзендə иң- иң матур

Иң сөйкемле кала ул.

 

Тəрбияче:

 - Балалар, сез бүген Казан турында шактый күп белүегез күрсəттегез. Димəк, туган шəhəребезне яратабыз. Мин Буа балаларына сез сөлəгəннəрне язып җибəрермен. Суз ахрында тагын бер соравым бар. Ә Казан нинди соң ул?

Балалар:

 - Зур, чиста, матур, яшел, төзек, якты, бөек, данлы, гүзəл.

Тəрбияче:

 - Рəхмəт барыгызга да. Казанны шулай яратыйк, пычратмыйк, мактап сайлыйк.