Яндекс.Метрика

"Тукай иҗатына сәяхәт" - интегрированное занятие музыка и обучение татарскому языку

Тукай   иҗатына сәяхәт

Интегральлэштерелгэн   музыка - татар   теле   дәресе

 

Төзүче һәм башкаручы:

91 нче балалар бакчасының

татар теле тәрбиячесе

Гайниева Нәзирә Сәлим кызы

 

 

Максат : Балаларны татар халык шагыйре Габдулла Тукай ижаты ,

биографиясе,әсәрлэре белэн таныштыру , аларны өйрэнү.

Бурычлар : Тукай ижатына мәхәббәт тэрбиялэү , татар халкының культурасын өйрәнү теләге формалаштыру.

Сүзлек эше : яңа сүзләр белән танышу,авыр үзләштерелүче .яңа сүзләрнең

мәгънәләрен ачыклау.(Ярлыкагыл ,шәкерт илә , мәкерле ,тармак кеби һ.б. сүзләр).

Алдан эшләнелгән эш : Әзерлек барышында әңгэмэ үткэрү , рәсемнәр карау,җыр .шигырь сүзләре өйрәнү, әкиятләр уку ,сәхнәләштерү , рәсем ясау, күргәзмәләр оештыру.

 

 

Дәреснең барышы: Әкрен генә “Пар ат” шигыренә музыка уйный. Залга бер малай-шәкерт чабып керә. Як-ягына карана, кулы каш өстендә.

Шәкерт: Малайлар Казанга барабызмы? (чакыра)

Шул вакытта залга дугалы ат (ике малай) һәм ике шәкерт керәләр. Әкрен генә музыка уйный. Тәрбияче “Пар ат” шигыреннән өзек укый. (Атлар түгәрәк әйләнә)

Шәкертләр: Казан, Казан. (Чабып чыгып китәләр)

Тәрбияче: Әйтә иртәнге намазга, бик матур моңлы азан.

И Казан, дәртле Казан, моңлы Казан.

Мондадыр безнең бабайлар, түрләре почмаклары

Мондадыр дәртле күңелнең хурлары оҗмахлары.

Ә Казанда бүген бәйрәм. Казан үзенең сөекле улы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп утә. (Салих Сәйдәшевның вальсы астында залга балалар керә. Түгәрәк әйләнгәннән соң чәчелеп басалар)

Тәрбияче: Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган

Тартыш белән тулган көннәрең

Шуңа күрә искә алынмыйча

Үткән синең туган көннәрең

Син күрмәгән яңа буын килде

Котлап бүген туган көнеңне

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишет Тукай туган телеңне.

(Балалар “Туган тел” Шигырен укыйлар. 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче бала.)

“Тукай абый” җыр башкарыла. (Балалар урындыкларга утыралар)

Тәрбияче: Балалар без бу залга Г. Тукайның туган көнен бәйрәм итәргә җыелдык. Ә кем соң ул Тукай? Әйдәгез әле “Йолдыз сәгате” (яки “Зәлидә”) дигән уен уйнап алыйк, Тукай турында нәрсәләр беләсез икән? Балалар төзелеп басалар. Сорауга җавап биргән бала бер адым алга атлый һәм соңыннан иң күп белүче билгеләнә.

Сораулар: 1. Кем ул Тукай? (Язучы, шагыйрь)

2. Кайда туган? (Кушлавычта)

3. Тагын нинди авылларда яшәгән? (Өчиле, Сасна, Кырлай)

4. Тукайга быел ничә яшь тула? (120 яшь)

5. Аны кечкенә чакта нинди кушамат белән эндәшкәннәр? (“Апуш” дип)

6. Казанда нинди Тукай урыннары бар?(Музей, һәйкәл, урам, мәйдан)

Тәрбияче: Ярый Тукай турында беләсез икән. Бәйрәм булгач кунаксыз булмый инде ул. Хәзер киләсе кунакның исемен менә бу кроссвордны чишкәч беләбез. Мин сезгә Тукай әсәрләреннән өзекләр укыйм,ә сез әсәрнең исемен атарсыз һәм без аларны менә шушы шакмакларга яза барырбыз.

Тәрбияче “Кәҗә белән сарык”, “Ташбака илә куян”, “Бала белән күбәләк”, “Шаян песи”, “Карлыгач”, һ.б. әсәрләреннән өзекләр укый. Ахырдан кроссвордның уртасында “Шүрәле” сүзе чыга, тәрбияче аны кызыл белән басып билгели. Бергәләп укыйлар.

Тәрбияче: Димәк безгә кунакка Шүрәле килә икән. Әйдәгез дәшик әле.

Балалар: Шүрәле, Шүрәле...(Залга Батыр керә, билбавында балта. Атта барган кебек хәрәкәтләр ясый)

Тәрбияче: (“Шүрәле” әкиятеннән өзек укый)

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр

Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлый” диләр

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер бер җегет

Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.

Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә

Алны артны, уңны сулны белмичә утын кисә.

Һәм шунда безнең егет катып кала аягүрә

Каршысында әллә нинди “ят” күрә.

Борыны кәп - кәкре, төз түгел куллар

Аяклар да ботак-тармак кеби.

Шүрәле: Бер дә шикләнмә егет, мин карак-угры түгел Юлда кисмим, шулай да мин бигүк тугры түгел. Әйдә егет, килче икәү уйныйк кети – кети.

Былтыр: Яхшы, яхшы мин карышмыйм, мин уйныймын, тик башта шул агачны, шушы арбага салыйк. Әнә бүрәнәнең бер башында бар ярыгы, шул җиреннән тот ныклап, и урман сарыгы!

Тәрбияче: Суга торгач чөй чыгып бушап китеп,

Шүрәленең бармагы кысылды калды шап итеп.

Былтыр: Хуш шүрәле,исемем Былтыр минем, искә алырсың мине. (китә)

Сизде эшне Шүрәле дә; кычкыра да бакыра

Сызлана башка шүрәлеләрне чакыра.

Шүрәле: Былтыр кысты, былтыр кысты! (Балалар каршына килә)

Тәрбияче: Балалар шүрәленең бармаклары авыртадыр, коткарыйк без аны. Шүрәле икенче уең явызлыкта булмасын, без синең бармакларыңны азат итәбез. Моның өчен безнең белән уйнарга туры килер.

Шүрәле: Уйныйм, уйныйм, коткарыгыз гына.

Җыр уен “Шүрәле һәм балалар” (Балалар утыралар). Уртагылар төркеме “Бишек җыры”н башкара.

Тәрбияче: Безнең балалар бәйрәмгә кызыклы шигырьләр дә өйрәнделәр. Хәзер укып күрсәтерләр. Балалар рольләргә бүлеп: “Кызыклы шәкерт”, “Гали белән кәҗә”, “Безнең гаилә”, “Шаян песи” шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыйлар.

 

 

Ә болында болында

Ал чәчәкләр үсәләр

Матур - матур күбәләкләр

Чәчәкләрне үбәләр.

Балалар тарыфыннан чәчәкләр биюе башкарыла. “Бала белән күбәләк” җыры җырлыйлар.

Тәрбияче: Бәйрәмнәрең алда икән әле

Кара шагыйрь бүген текәлеп

Халкың килде сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр итеп күтәреп.

Әйләнеңдә гөлләр, сүзен гуя

Шулар аша әйтә күңелләр

“Туган көнең белән” дигән сыман

Елмаялар кебек бу гөлләр.

Хөрмәтле кунаклар, балалар Тукай туган көненә багышланган кичәбез тәмам. Ә хәзер бергәләп “Туган тел” җырын башкарырбыз. (Балалар чәчелеп басалар, “Туган тел” җыры башкарыла).