Яндекс.Метрика

Литературно- музыкальная композиция на тему: «Яшелчәләр –витаминнар хәзинәсе”для детей старших и подготовительных к школе групп.

Литературно- музыкальная композиция на тему: «Яшелчәләр –витаминнар хәзинәсе”

для детей старших и подготовительных к школе групп

Автор: Рахматуллина Альфинур Ахтямовна -

воспитатель по обучению татарскому языку МАДОУ № 282 г. Казани

Балалар, мин сезгә бер әкият сөйлим. Тыңлагыз, әле. ( тәрбияче уенчыклар ярдәмендә өстәл театры күрсәтә, балалар паласта утыралар)            Борын-борын заманда яшәгән ди, бер патша. Аның бик чибәр кызы булган. Көннәрдән бер көнне, патшаның кызы авырый башлаган. Әтисе бу хәлгә бик борчылган. Кызның сәламәтлеге көннән-көн начарлана барган, ул ашамый, эчми, хәтта урыныннан да тормый башлаган. Патша төрле табибларны да чакыртып караган, ләкин берсе дә кызны аякка бастыра алмаган. Ә якын гына авылда бер ярлы кеше яшәгән, ди. Бу ярлының кечкенә генә бакчасы булган. Бакчасында үскән үсемлекләр белән ул кешеләрне дәвалый торган булган. Ярлы кеше патша кызының хәле турында ишетеп, аны бик кызганган hәм ярдәм итәргә уйлаган. Икенче көнне, ул кәрзиненә шушы тылсымлы үсемлекләрен салып, патша сараена киткән. Ярлы үзенең нигә килүен аңлаткан. Патша вәзирләре бу кешене кыз янына алып керәләр. Ярлы кызны дәвалый башлый. Берничә көннән соң, кыз аякка баса. Шулай итеп кыз да терелде, патша да сөенде, ярлы да үз башын саклап калды, хәтта, бер кәрзин алтын да бирделәр үзенә. Шуның белән әкият тә бетә.

Тәрбияче: «Балалар, сезгә әкият ошадымы? Ярлы кеше патша кызын нинди үсемлекләр белән дәвалаганын беләсегез киләме?» Әйдәгез, табышмаклар чишәбез.

  1. Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. ( кыяр)
  2. Үзе йомры - ай түгел, төсе сары - май түгел, койрыклы – тычкан түгел.

(шалкан)

  1. Җир астында алтын казык, алдык без аны казып.(кишер)
  2. Шәмәхә күлмәк кигән, барысыннан аерылган,

Кояш каты кыздырса да, төсе уңмый беркайчан. (баклажан)

  1. Ашка салсаң- тәм кертә, борынга керсә-төчкертә. (борыч)
  2. Үсеп утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

Тәрбияче: Кыяр, кәбестә, шалкан, кишер, баклажан, борыч-барысы бергә нәрсәләр? ( яшелчәләр.) Димәк, ярлы патша кызын нәрсәләр белән дәвалаган? ( яшелчәләр белән)

Дөрес. Яшелчәләр витаминга шул тикле бай, хәтта аларны ашап кеше ныгый, шулай бит? Ә, сез яшелчәләр ашыйсызмы, балалар? ( ашыйбыз)

(Гали белән Вәли керәләр. Берсендә чупа-чупс, икенчесендә-ата торган резинка)

Вәли: Кара әле, Гали, нәрсәләр бу? Без кая эләктек соң?

Гали: (тактадагы яшелчә рәсемнәренә карап) Әй, безгә кирәк нәрсәләр түгел ул. Помидор-чөмидор, чөгендер-мөгендер, шалкан-малкан)

Тәрбияче: Балалар, бу Гали белән Вәли түгелме соң? Малайлар, нишләп әле сез яшелчәләр турында ямьсез сөйлисез?

Вәли: Нәрсәләр? Яшелчәләр?

Гали: Безгә яшелчәни,кызылчәни, сарычәни-барыбер.Менә, ичмасам, сагыз.(кесәсеннән сагыз чыгарып чәйни башлый) Бүгенге көнгә кадәр, яшелчәләрнең бер генә файдасын да күргәнем юк.

Вәли: Минем дә. Менә дәү әни суган турый башласа, күзләрем әчетеп бетә.

Гали: Дөрес. Ә сарымсак? Ялгыш кына авызыңа керсә, бер атна яныңа кеше килми. Ул суган белән сарымсакны корт та ашамый бит. Ә борчак турында әйтәсе дә юк.

Вәли: Помидор, бәрәңге атып, тибеп уйнар өчен генә.

Гали: Кишер аңа да ярамый.

Тәрбияче: Туктагыз әле, малайлар. Яшелчәләрне атып, тибеп уйнарга ярыймы, балалар? (юк) Ни өчен? (чөнки аларны ашыйлар) Дөрес. Бигрәк тә язын, көзен, йогынты авырулар вакытында яшечәләрнең төрлесен ашарга кирәк. Чөнки яшелчәләр-витаминнар хәзинәсе. Безнең балалар яшечәләр турында бик күп беләләр. Әйдәгез, аларның файдалы киңәшләрен тыңлап карагыз,әле.

( Балалар яшелчә маскаларын киеп шигырьләр сөйлиләр)

1. Бәрәңге

Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле

Эх, бигрәк тәмле бәрәңге.

Мине йомры килеш тә, турап та пешерәләр,

Ә тоз сибеп ашасаң, тамагың туяр диләр.

Кабыгымның файдасын белә торгансыз инде,

Ингаляция ясап дәвалыйм мин кешене.

  1. Чөгендер

Чөгендернең кызыл төсе кызарып пешкән төсле,

Матурлый салатларны, тәмләндерә ашларны,

Кәефләрне күтәрә, алсуландыра йәзләрне,

Көч, куәт биреп безгә, сөендерә барыбызны.

  1. Суган

Мин әче булсам да, бик тә файдалы,

Ашка, ботка, салатка да, тәмем җитә барысына да,

Салкын тисә сөт белән мине салып эчәләр,

Төчкертмәскә, йөткертмәскә бигрәк яхшы, диләр.

  1. Кишер

Кишернең файдасын да белегез, әле, дуслар.

Мөмкин кадәр ашагыз күзегез начар күрсә,

Бу бит әле, бәләкәй дип, малайлар үчекләсә.

  1. Шалкан

Шалкан элек-электән халыкны тукландырган,

Чи килеш тә, пешереп тә витаминга бай булган.

Минем бабай шалканны тоз сибеп турап ашый,

Шуна күрә дә ул безнең туксанга кадәр яши.

  1. Сарымсак

Сарымсакның файдасын белегез сез, барысын,

Грипп, салкын тимәс өчен, ипи белән, аш белән

Ашарга кирәк үзен.

  1. Кыяр

Кыярның суын эчсәң, эчеңә файда була,

Ә битләреңә сөртсәң, йөзеңә дәва була.

  1. Кәбестә

Кәбестәнең киеме йөз кат диләр кешеләр.

Һәр күлмәктә-яфракта бар бик куп витаминнар.

Аскорбин кислотасы авыруга каршы тора,

Кәбестәнең тозлысы чәч тамырын ныгыта.

Кәбестәле аштан да баш тартмагыз беркайчан,

Кәбестә салатын ашап рәхәт була ичмасам.

  1. Помидор

Помидорның төрлесе бар-сары, кызыл, алсуы.

Әби ярата сусылын, бабай ярата итлесен,

Әти ярата әчесен, әни ярата төчесен,

Мин яратам баллысын.

Салатларга турагыз, консервалар ясагыз.

Әти әйтә: «Канны ул яхшырта да, куерта,

Шуңа күрә томатны ашагыз, сез, бар чакта.

10.  Борыч

Әче борычны күп салсаң авыз, борынны өтә генә,

Бөтен булган микробларны яндырып бетерә генә.

Баллы борыч шулай ук. Көч кертә мускулларга,

Акыл өсти башларга, шуңа күрә ул борычны кирәк безгә ашарга.

11.  Борчак

Үзем ап-ак, вак кына, мул итеп уңыш бирәм,

Борчагыгыз күп булса, тамагыгыз тук була.

12.  Баклажан

Баклажанның файдасын hәркем белә башласын,

Үзе туклыклы, үзе тәмле, бакчаның да гүзәле.

Гали: Ишеттеңме, Вәли. Балалар яшелчәләр турында ничек күп беләләр.Ә без бернәрсә дә белмибез.

Вәли: Әй, исең китмәсен лә. Әнә, телевизордан бер дә яшелчәләр турында реклама курсәтмиләр, ә Орбит, Чупа-чупс турында гел күрсәтәләр. Әйдә, китик моннан. (чыгып китәләр)

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез , без сезнең белән уйнап, җырлап алабыз.

(Балалар түгәрәккә басалар. Кем турында җырласалар, шул яшелчәләр уртага чыгып бииләр дә, кире урыннарына басалар.)

  1. Безнең матур бакчабызда бик күп яшелчә үсә:

Кишер, кыяр, суган, шалкан, сарымсак hәм кәбестә.

Кишер, кыяр, суган, шалкан, сарымсак hәм кәбестә.

  1. Баклажан, помидорын, чөгендер, бәрәңгесен

Тәрбияләп үстерегез, күрерсез лә, файдасын.

Тәрбияләп үстерегез, күрерсез лә, файдасын.

  1. Ай, борыч белән борчак-бакча витаминнары,

Файдалы шул яшелчәләр, кешенең дә дуслары.

Файдалы шул яшелчәләр, кешенең дә дуслары.

 

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, бергәләп яшелчә салаты ясыйбыз.

(Гали белән Вәли керәләр. Берсе йөткерә, икенчесе төчкерә.)

Тәрбияче: Балалар, бу малайлар Йөткерек белән Төчкереккә

әйләнгәннәр бит. Нәрсә булды сезгә?

Гали: И-и, нәрсә булганын да белмибез. Мин йөткерәм, ә Вәли төчкерә.

Тәрбияче: Сез бик вакытлы килдегез. Без балалар белән витаминнар

салаты ясадык. Ә витаминнар алар авыруга каршы көрәшәләр.

Менә, балаларны тыңлагыз, әле.

-Күзләр яхшы күрсен өчен-кишер кирәк!

-Таза, көчле булыр өчен-бәрәңге кирәк!

-Йөзләребез алсу булсын өчен-чөгендер кирәк!

-Салкын тиюдән саклау өчен-сарымсак, суган кирәк!

-Температура, тамак авыртуы бетсен өчен-кыяр суы, шалкан кирәк!

-Көч, күәт булсын өчен-кәбестә кирәк!

-Сау-сәламәт булыр өчен-яшелчә, җимеш, су, hава, кояш кирәк!

(Дәрес ахырында витаминнар салатын ашыйлар, чәй эчү оештырыла)