Яндекс.Метрика

“Туган илем” доклад о проблемах изучения татарского языка в условиях двуязычия

Автор: Рахматуллина Альфинур Ахтямовна,

воспитатель по обучению татарскому языку МАДОУ  № 282 г. Казани

 

 

Туган илем- туган телем... Үз илем, үз телем. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган ( әллә теләмәгән) милләтәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нинди язмыш көтә телебезне? Бөек Тукай теле үзенең бөеклеген саклап калырмы, киләчәк буын гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне югалтмасмы, газиз туган телебездә балаларыбыз, оныкларыбыз сөйләшер, аралашырмы?

Хәзерге чорда , татар милләтеннән булган ата-аналар баланы тәрбиәләү өчен дәүләт теленең аралашу өчен күбрәк кулланыла торганын-рус телен сайлыйлар. Ә бит ана теленең иң бөек тәрбияче булуын сөекле шагыйребез Г.Тукай бик дөрес язган:

 

И туган тел, и матур тел,

Әткәм- әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

 

Туган тел- рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халккыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан- буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсен, гореф-гадәтләрен, әхлак кануннарын, йола бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен- кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау туган телдән башка аңлау мөмкин түгел. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфыйклы, игелекле итеп күрергә тели. Ләкин ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә, гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.

Димәк , хәзерге икетеллелек шартларында, безгә рус милләтле булган гаиләләрдә аралашу өчен һәм татар теленең әһәмиятле, мөһим булуын әти-әниләргә аңлата белү- беренче бурыч. Икенчесе-нинди чаралар кулланып?

Әлбәттә, телгә өйрәтү- бик зур һәм катлаулы эш; Һәм мин , татар халык педагогикасына, аның тәрбия чараларына таянып эшләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем.

Үз эшемне төп программаларга нигезләнеп һәм методик кулланмалар ярдәмендә системалаштырдым, картотека төзедем, халык авыз иҗаты буенча темаларга бүлеп һәр төркем өчен методик кулланма төзедем.

Дәресләрдән, бәйрәмнәрдән тыш бакчабызда театрләштерелгән “Чишмәкәй” түгәрәген җитәклим. Түгәрәккә йөрүче балалар белән төрле әкиятләрне рольләргә бүленеп уйнарга өйрәнәбез. Әти- әниләр әзерлек эшендә ярдәм итәләр.

Халык авыз иҗатының җанрлары аркылы халык йола бәйрәмнәре, татар халкының тормышы,көнкүреше, гореф-гадәтләре белән таныштыруны үземә бурыч итеп алдым. Ә бу татар теле тәрбиячесенең иң төп бурычын-татар һәм рус милләтле булган балаларны аралашырга өйрәтү, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре һәм диалогик сөйләм күнекмәләре булдыруны үтәргә ярдәм итә. Балада,нинди милләттән булуына карамастан, кызыксынучанлык уятырга кирәк. Шуңа күрә, иң беренче, татар теле кабинетында этнография почмагы булдырдым.

Минем фикеремчә, матур итеп татар орнаменты белән бизәлгән савыт-сабаны, әбиләр сандыгыннан чыккан чигүле тастымаллар, сөлгелер һәм башка халык иҗаты җәүһәрләрен үз куллары белән тотып карап, ука белән чигелгән түбәтәйләрне, калфакларны,

читекләрне киеп карап, бала күңелендә халык осталарына карата искиткеч зур тойгылар, горурлык, мәхәббәт хисләре уяна.

Халкыбызның бөек шагыйре Г,Тукай да халык авыз иҗаты үрнәкләрен кулланып иҗат иткән, халык җырларын, халык уеннарын яраткан.

Туган тел дәрьясына сабый ничек чума ала соң? Иң элек бишек җырлары аркылы. Белгәнебезчә, табигать (һәр кешелек дөньясы, аның хезмәте, яшәеше) дөньясында тибрәлеп-агып торган авазлар бар:кошлар сайравы, агач, яфраклар кыштырдавы, җилләр исүе, яңгыр шыбырдавы Һ.Б. Табигатьнең әнә шул сихри авазлары сабыйга тынычлык иңдерә һәм бала изрәп рәхәтләнеп йоклый. Шуның өчен дә бишек җырлары өйдә генә түгел, ясле бакчаларында да, йокы вакытында салмак кына яңгыраса, уңай эмоцияләр булыр иде. Мәсәлән, “Уенчыклар”темасын үткәндә курчакны йоклату, яисә “Гаилә” темасы, андагы кеше исемнәре белән танышканда, кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә без бергәләп бәбине бишек җырын җырлап йоклатабыз.

 

Кыйгач кашым,

Асыл ташым!

Йоклаек икәү!

Йокла иркә,

Йокла бәбкә,

Бәүкәй, бәллү-бәү!

 

Җырлы-биюле уеннарга тукталсак, бу төр уеннарда , җыр һәм такмакларның эчтәлеге хәрәкәтләр белән тасвирлана. Мәсәлән, “Көз” темасын узганда, “Көз һәм балалар” җырлы- уенын кулланабыз. Көз, көз,әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?”

Яисә, татар халкының җырлы уены”Күрсәт, әле, үскәнем”., “Кәрия- Зәкәрия” уеннарын бик теләп, яратып уйныйбыз.

Шулай ук, уеннарның киң таралган төркеме- тамашалы уеннар. Балалар әйләнә-тирәдән күп тәэсир алсаларда, аны сүз белән әйтеп, тасвирлап бирә алмыйлар һәм үзләре күргән нәрсәләрне уйнап бирергә тырышалар. Мәсәлән,                 “Буяу сатыш” уены аша, бала төсләрне искә төшерә, кабатлый, исендә калдыра. “Самавыр” уенында балалар белән ашамлыклар исемнәрен истә калдырырга өйрәнәбез. “Кыргый хайваннар”, “Яшелчә һәм җиләк- җимешләр” темасыда барышында “Җиләк җыю”, “Аксак төлке” уеннары, “Йорт кошлары”нда “Казлар-аккошлар”, “Йорт хайваннары” нда “Песием-песием” шикелле уеннарны бик теләп уйныйлар.

Әлбәттә, уен барышында балалар уен кагыйдәләренә буйсынып, бер-берсе белән кара-каршы сөйләшү алып барырга тиешләр. Шуңа күрә, бу төрле уеннар балаларның диалогик сөйләм телен үстерергә ярдәм итә. Ә диалогик сөйләшү текстын мин балаларга аларның мөмкинлекләреннән чыгып үзем бирәм. Бу диалогик сөйләшүдә, һичшиксез, көндәлек тормышта очрый торган сүзләр, фразалар булуы кирәк.. Чөнки аларны бала үзе белеп практикада куллана белергә тиеш була.

Сүзле бармак уеннары баланың хәтере ныгуга уңай йогынты ясый. Билгеле бер тәртиптәге хәрәкәтләр белән кабатлаганда, сүзләр дә, текст та яхшырак истә кала. Мәсәлән, “Яшелчәләр”темасына:

 

Бу бармак- кыяр,

Бусы-кәбестә

Бу бармак –кишер,

Бусы-помидор,

Бусы сарымсак булды,

Менә кәрзинем тулды.

 

Кыяр өлгерә,

Борыч кызара,

Кәбестә үсә,

Помидор пешә!

Җәнлекләр темасына: Бу бармак- аю, бу бармак- бүре, бу бармак- төлке, бу бармак – куян, бу бармак- керпе һ.б.

Шушындый “Бармак уеннарын” һәр тема буенча сүзлек өстендә эшләгәндә, яисә балаларның грамматик күнекмәләрен камилләштерү максатыннан да кулланам.

Безгә тагын бер таныш җанр- табышмаклар. Табышмак баланың тапкырлыгын, зирәклеген, фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Билгеле грамматик конструкциәләргә таянып, рус балалары да табышмакларны үзләре төзергә өйрәнәләр. Мәсәлән,

 

Түгәрәк, карбыз түгел,

Яшел, кыяр түгел,

Кат-кат тунлы, суган түгел,

Нәрсә ул? Һ.б.

 

Халык авыз иҗатының санамышлар, тизәйткечләр, такмазалар дип йөртелә торганнары да бар. Әлбәттә, боларын көндәлек тормышта кулланып булмый. Ләкин , алар баланың сөйләм сәләтен үстерәләр һәм авазларны дөрес әйтү өчен файдалы күнекмә булып хезмәт итәләр.

Мәсәлән, “Кошлар темасына: “Кара карга кардан бара канатларын кага-кага”, “ Тукый, тукый, тукыган, тугыз талны чукыган”, “Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык, Чык-чык, кошчык, очып чык!”

Шулай ук, уеннарда “көтүче” яки алып баручыны сайлап алу өчен санамышларны өйрәнеп, балаларның тел байлыгын үстерәм. Табигатькә, кош-кортка карата эндәшләр өйрәнәбез. “Мәсәлән:”Кояш, чык, болыт, кач, без уйнарбыз җылыткач” яисә, “Яңгыр яу, яу, яу! Сине көтә җир,җир! Безгә күмәч бир, бир!”

Балалар аларны бик яратып өйрәнәләр һәм үзләренең көндәлек эшләрендә, уеннарында, күңел ачу кичәләрендә киң кулланалар .

Әхлаклык тәрбияләүдә, балаларның тел байлыкларын үстерүдә мәкаль һәм әйтемнәрнең әһәмияте искиткеч зур. Мәкаль-әйтемнәр баланы яманлыктан, начар гадәттән гыйбрәт алып, яхшылыкка омтылырга өнди. Әдәпсезлек һәм әхлаксызлыктан көлгән мәкальләрне укып, мәгънәсен аңлатып, кайберләрен истә калдырып, аларны сөйләмдә урынлы куллана белергә өйрәнәбез. Мәсәлән, туган илебез турында “Туган илем- туган өем”. , “Илсез кеше – телсез сандугач” һ.б. “Һөнәрләр” темасына: Эше барның, ашы бар”, “Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың” Һ.б.

 

Халык авыз иҗатының балалар өчен иң үрнәк җанры булып минемчә, әкиятләр санала. Әкиятләр аша - балаларда белем алу, хезмәтне сөю, һөнәр алу, дуслык, үзара ярдәмләшү кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләнә һәм киресенчә - ялкаулык, саранлык, комсызлык гаепләнә.

Кечкенәләр төркемендә әкиятләрне, укуга караганда, тәрбияченең үз сүзләре белән сөйләве максатка ярашлы. Сөйләгәннән соң, әкиятнең иң кызыклы урыннарын балалар белән кабатлыйбыз. Шул ук вакытта зурлар төркемендә әкиятне рольләргә бүленеп сөйләтергә мөмкин.

Мәсәлән, кечкенәләр төркемендә “Шалкан”. “Теремкәй” дигән рус халык әкиятләрен балалар фланелеграф театры аша карыйлар. Ә зурлар төркемендә үзләре сәхнәләштереп уйныйлар.

“Камыр батыр”, Г,Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләреннән өзекләрне балалар белән уйнарга өйрәнәбез. Зурлар әкиятнең эчтәлеген сөйләп, аның җанрын билгели белү белән бергә, әкиятнең идеясына да төшенә башлыйлар.

 

Бакчабызда, иң яратып, сагынып көтеп алган   әби-бабаларыбыздан калган борынгыбәйрәмнәребез уңышлы гына алып барыла. Ул: Сөмбелә, Нәүрүз, Карга Боткасы, Сабантуй, һ. б. бәйрәмнәре.

Бу бәйрәмнәр халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән рухи мирасын балаларга җиткерү, нәниләрдә милли мәдәниятыбыз һәм сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә алыштыргысыз чара булып тора. Әлеге бәйрәмнәрдә балалар милли традицияләргә нигезләнгән үзара аралашу культурасына да өйрәнәләр.

Иң мөхиме,балалар күңелендә шатлык хисләре, бәйрәм рухы тусын, аларда бәйрәм тантаналарында катнашасы килү, бәйрәм шатлыгын үзара уртаклашасы килү теләге уянсын. Бу бәйрәмнәрдә әти-әниләрнең катнашуы балаларда икеләтә шатлык тудыра.

Үземнең практик эшемнән чыгып шуны әйтәсем килә: Әгәрдә рус милләтле булган балага татар теле шөгыльләре ошаса, аның әти-әнисендә дә уңай караш барлыкка килә һәм бу гаиләләр белән эшләү, аралашу өчен уңай мөнәсәбәтләр туа.

Халкыбызның йола бәйрәмнәре милли хисләр формалашуга, аларның культурасын өйрәнүгә, милли горурлык тәрбияләүгә ярдәм итәләр, туган илгә, туган җиргә, туган табигатькә, туган телгә мәхәббәт тәрбиялиләр.    Шулай ук, халык йола бәйрәмнәре аркылы балаларга татар халкының укымышлы, моңлы биюле,уен-көлкене яратучы халык икәнлеген аңлатып була.

Халык йола бәйрәмнәре балаларны хезмәт кешеләрен хөрмәт итәргә ярдәм итә, аларда әби- бабаларына, әти- әниләренә карата мәхәббәт тәрбияли. Һәр бәйрәм ахырында милли ризыклар белән чәй эчү оештырыла. Мондый чаралардан соң, балалар да, олылар да бик канәгать кала, шуңа алар һәр кичәне , бәйрәмне көтеп ала, ярдәм итә һәм теләп катнаша. Бу бәйрәмнәрнең тәрбияви әһәмияте бик зур, чөнки алар балаларда дуслык , кардәшлек, туганлык хисләре тәрбияли.

Шуңа күрә, без бар бәйрәмнәрне дә бөтен бакчабыз һәм әти-әниләребез белән бергә уздырабыз. Чөнки, хәзерге икетеллелек шартларында, бердәмлек,  дуслык,  татулык,   милләтара аралашу өчен – бик зур байлык булып бәяләнә.