Путешествие по сказкам Абдуллы Алиша

Алиш әкиятләре буенча сәяхәт

Автор : педагог
МБДОУ "Высокогорский детский сад "Петушок"

Высокогорского муниципального района" РТ,село Высокая Гора

Хакимзянова Р.Р.

Максат:Балаларда Абдулла Алиш иҗатына карата кызыксыну тәрбияләү,аның әкиятләре аша,сер сакларга өйрәнү,бер-береңә карата дуслык хисләре тәрбияләү кебек сыйфатлар булдыру ,өлкәннәргә карата ихтирамлылык хисләре тәрбияләү.Китап укуга кызыксыну уяту.

Җиһазлау:Йомшак уенчыклар,А.Алиш китаплары,әкиятләргә иллюстрацияләр.

Оештыру өлеше.
-Исәнмесез,балалар!

Кәефләрегез ничек?

-Туган телне,Тукай телен

Өйрәнергә дип килдек!

Тәрбияче:-Балалар,без сезнең белән алдагы шөгыльләрдә Абдулла Алиш әкиятләре белән танышкан идек,әйе бит.Әйдәгез,искә төшереп китик әле,нинди әкиятләр иде ул?

Балалар: “Куян кызы”,”Сертотмас үрдәк” һәм “Чукмар белән Тукмар” әкиятләре.

Тәрбияче:Әйе,бик дөрес. (Өстәл япмасын ача,анда уенчыклар таралышып яталар)Карагыз әле,балалар,сез күрмәдегезме,монда кем булып киткән икән ? Ягез,булышыгыз инде миңа,бу хайваннар кайсысы кайсы әкияттән соң?

(Балалар уенчыкларны өч төркемгә бүләләр,һәрберсенең исемен атыйлар)

Балалар,без бүген сезнең белән сәяхәткә чыктык,әйдәгез тылсымлы сүзләр әйтик.(Балалар тылсымлы сүзләр әйтәләр)
Без ниндидер йорт янына якынлашабыз.Монысы нинди әкияттән икән ? Игътибар белән карагыз әле,монда нинди әкият геройлары уйнап яталар?(Балаларның җаваплары тыңлана)

Тәрбияче:Балалар,бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?(Сер саклый белергә,теләсә нәрсә сөйләшмәскә,тәрбияле булырга,өлкәннәр сүзен тыңларга,аларны хөрмәт итәргә)

Тәрбияче:Балалар,без сәяхәтебезне дәвам итәбез,барыр юлыбыз ерак,әйдәгез,тизәйткечләр әйтик(балалар тизәйткечләр әйтәләр).
Тәкәрлек, тәкәрлек, тәңкәң булса миңа бир. 
Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага
.
Менә без икенче аланга килеп тә җиттек. Карагыз әле,бу бит Куянлы алан! Димәк,бу-нинди әкият хуҗаларыныкы инде?

Балалар: Бу “Куян кызы”әкияте .

Тәрбияче:.Әйе,бик дөрес.Әйтегез әле балалар,бу әкияттә төп герой кем? Тагын кемнәр катнаша?Алар ниндиләр?

(Балаларның җаваплары тыңлана,тулыландырыла)

Балалар,әйдәгез,без дә куян турында физкультминут үткәрик,ни дисәгез дә аргансыздыр.

Физкультминут
Ак куянкай утыра.
Колакларын селкетә.
Менә шулай,менә шулай,
Колакларын селкетә.
Куян туңа башлагач,
Тәпиләрен җылыта.
Менә шулай,менә шулай
Тәпиләрен җылыта.
Куян һаман да туңа.
Сикереп алу бик кирәк,
Менә шулай,менә шулай,
Сикереп алу бик кирәк.
Куянны кемдер куркытты,
Ул урманга элдертте.

Тәрбияче: Ә хәзер әйтегез инде балалар,Абдулла Алиш “Куян кызы” әкияте аша безгә нәрсә әйтергә теләгән? Аның безне нинди балалар итеп күрәсе килә?(балаларның җаваплары)

Юлыбызны дәвам итәбез. Тылсымлы сүзләр әйтештек,тизәйткечләрне искә төшердек,ә хәзер   мәкальләр әйтешик әле,юлыбыз да кыскарыр.(2-3 бала дуслык турында мәкаль әйтә)
Матурлык - бер көнлек, дуслык - гомерлек.
Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсачы.

Дуслык- зур байлык.
Дуслык тау күчерә.
Дус - акчадан кыйммәтрәк.

Тәрбияче:-.Балалар,без дуслык турында юкка гына суз башламадык бит .Алдагы әкиятебез дуслык турында. Кайсыгыз әйтә ала, нинди әкият турында сүз барыр икән?(Балаларның җаваплары тыңлана). Әйе,балалар,сез дөрес әйтәсез.Алдагы әкиятебез Чукмар белән Тукмар турында.

Тәрбияче: -Әйтегез әле,сезнеңчә кайсы әтәч тәртипле?

-Ничек уйлыйсыз,аларны күпмедер вакытка аерып торып әби дөрес эшләгәнме?

-Әкият безне нәрсәгә өйрәтә?(балаларның җаваплары)

Тәрбияче: Балалар,безнең шөгылебез ахырына якынлашты.Без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? А.Алиш әкиятләре безне нәрсәгә өйрәтә? Без бүген үзебезгә нинди сабак алдык?(балаларның җаваплар тыңлана,тулыландырыла)
Йомгаклау.